Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 август 2019, 14:27

Мүзәк мәктәбенең түбәсен ремонтларга акча бүленгән

Мүзәк мәктәбенең түбәсен ремонтлау мәсьәләсе урыныннан кузгалды, ахры. Һәрхәлдә БР Хөкүмәтенең акча бүлүе турында карары бар.

Мүзәк мәктәбенең түбәсе нык искергән булуын район башлыгы Рөстәм Мусин авыл биләмәсенә танышырга баргач күрде. Кабинетларда, аеруча спорт залында коточкыч күгәрекләрне күреп нык хафаланды ул. Урыны белән хәтта идәннәр чери башлаган биредә. Бинаның түбәсе дә зур – бөтен ремонт 11,6 млн сумга бәяләнә, бу кадәр сумманы район үзе генә күтәрә алмый, әлбәттә.
Рөстәм Маратович республикага хат язарга вәгъдә итте ул чакта. Аны шундук язалар, кызганычка каршы, район хакимиятенә “быелга соңаргансыз инде» кебегрәк җавап килә.
Ләкин башлык моның белән тынычланмый һәм төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров районга килән чагында аның үзенә мөрәҗәгать итә. Радий Фәритович сорауны быел ук хәл итәрә кирәк дигән «мөһер суга» хатка.
- Дөрес, әле торгилар узасы бар. Моңа вакыт кирәк. Иң мөһиме - сорау уңай хәл ителмәкче, – ди Рөстәм Мусин.
Фото: https://fingazeta.ru
Читайте нас: