Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2019, 15:03

Лидерлар бәйгесе кыза бара

Әлеге минутларда "Торатау” Конгресс-холлындагы “Башкортстан лидерлары” бәйгесендә көрәш кызганнан-кыза бара.

Әлеге минутларда "Торатау” Конгресс-холлындагы “Башкортстан лидерлары” бәйгесендә көрәш кызганнан-кыза бара.
Командалар ярыш чәме белән эшли. Үз проектын презентацияләүгә катнашучыларның дүрттән бер өлеше теләк белдергән. Сәламәт амбицияле яшьләргә үзләрен күрсәтер өчен яхшы мөмкинлек бу.Иң беренче бәйге күпләрне гадилеге белән гаҗәпләндерде дә. Командалар иң биек пирамида төзүдә ярышты. Ләкин монда да стандарт булмаган алымнар кулланып, аерылып торучылар күзәтелде. Остазларга бу кемнәрнең ничек фикер йөртүен, беренче тапкыр күргән команда әгъзалары белән ничек эшли белүен аңларга ярдәм итте.
Башкортстан Башлыгы Хакимиятенең иҗтимагый-сәяси үсеш буенча җитәкчесе Урал Килсенбаев әйтүенчә, 3,5 мең гариза бирүче арасыннан сайлап алынган бүген көч сынашучы 200гә якын канашучы – иң-иңнәре, алар сәләтлеләр, республика киләчәге өчен җан атучылар.
Алда командаларны катлаулырак сынаулар, җитди конкурслар, интеллектуаль уеннар көтә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/liderlar-b-ygese-kyza-bara/
Читайте нас: