Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 август 2019, 13:10

Кемгә - алтын, кемгә - көмеш...

ГТО нормативларын уңышлы үтәүчеләргә аерымлык билгеләре тапшырылды.

Районда ГТО билгесе белән бүләкләнүгә 286 кеше тәкъдим ителде һәм 13 августта Физкультурачылар көнен бәйрәм итү кысаларында оператив киңәшмәдә район җитәкчеләренә аерымлык билгеләре тапшырылды.
Шулай итеп, бронза билге белән район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Чулпан Хәйбрахманова, көмеш билге белән район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лира Мостаева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльвира Махатаева, Курый авыл биләмәсе башлыгы Илүс Хәйбрахманов, «Прикамье» комплексы директоры Татьяна Сайгина бүләкләнделәр.
Алтын билге муниципаль район Советы секретаре Алексей Горбачевка, «Җылылык энергетикасы компаниясе» директоры Айрат Мортазинга, авыл биләмәләренең үзәкләштерелгән бухгалтериясе директоры Гүзәл Сафетдиновага тапшырылды.
Фирая Салихҗанова әзерләде.
Теглар:гто
Читайте нас: