- Балалар, ата-аналар, техник эшчеләр, укытучылар көче белән санаулы көннәрдә косметик ремонт ясалды мәктәпкә. Сыйныфларда иске мичләрне сүттек, коридор һәм сыйныфлар арасына стена куйдык, спорт мәйданчыгын җыештырдык һәм мәктәп яны участогын төзекләндердек, - дип хәбәр итә укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Галина Зәйнетдинова. - Җирле башлангычларга булышлык итү программасы буенча җылы бәдрәф төзелеп ята һәм түбәгә капиталь ремонт ясала.