«Уральские авиалинии» компаниясенең А321 самолеты экипажы Жуковский — Симферополь маршруты буенча рейс башкарган. Росавиация алдан хәбәр иткәнчә, очкыч бортында 226 пассажир һәм җиде экипаж әгъзасы булганнар.
САмолет Мәскәүдән очып китү белән двигателенә кош эләккән һәм яна башлаган. Очкыч тиз арада төшеп утырырга мәҗбүр булган.
Вакыйга урынында белгечләр эшли.
Фото: https://news.mail.ru/incident/38338045/?frommail=1