Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 август 2019, 16:05

Ватанпәрвәрлек турында фикер алышканнар

Иске Мошты авылы китапханәсендә һәрвакыттагыча “тормыш кайный”.

Китапханәче Рәйсә Солтанова хәбәр итүенчә, монда «Русиянең җаны аның символларында» дип аталган патриотик сәгать үткәрелгән. Кыз һәм малайлар дәүләтебез символлары – герб, гимн һәм флагның барлыкка килү тарихы белән танышканнар. Балалар китапханәче сөйләгәнен тыңлап кына утырмаганнар, сораулар да биргәннәр, Туган ил һәм ватанпәрвәрлек турында фикер алышканнар.
«Сайлаулар алдыннан» дип исемләнгән чара да узган. Анда әңгәмә барышында республикада яшәүчеләргә үз карашларын белдерергә һәм гражданлык бурычларын үтәргә – сайлауларга барырга кирәк дигән фикергә киленгән.
Фирая Салихҗанова әзерләде.
Читайте нас: