Кама таңнары
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 август 2019, 12:32

Мотоциклда йөрүчеләрне тикшерәләр

13 августтан 22сенә кадәр «Мотоцикл» дип исемләнгән махсус чара уза.

Ул мототранспорт водительләре катнашлыгындагы аварияләрне кисәтү, Юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында оештырыла.
Краснокама районы буенча ЮХХДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре мототехникада йөрүчеләргә төп кагыйдәләрне исләренә төшерә. Беренчедән, мотошлем кимичә рульгә утырмагыз һәм саклану чараларын кулланыгыз. Икенчедән, якын ут фарларын кабызыгыз, маневрлар ясаганда дистанцияне саклагыз. Һәм инде караңгыда яисә күренүчәнлек начар булганда яктылыкны кайтаручы кисәкләр тегелгән кием киегез.
Исән-имин йөреп кайтыр өчен Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә крәклеген онытмагыз!
Светлана Исакова, ГИБДД инспекторы.
Читайте нас: