Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 август 2019, 11:23

“Алга” картасы ничек эшли?

Республикабызның барлык район үзәкләреннән дә Уфага транспорт бәйләнеше булдырыл­ган.

Бу турыда Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән “Төзелеш һәм транспорт сәгате” төрендәге киңәшмәдә Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.
Әлеге максатны тормышка ашыру өчен республика дәүләт пассажирлар ташу автопаркы 136 автобус белән тулыландырылган. Ай ахырына кадәр тагын 282 кече һәм урта класслы автобус кайтуы көтелә.
“Башавтотранс” предприятиесе элек ябылып торган маршрутларны гына түгел, кайбер яңаларын да ачты. Ведомство җитәкчесе сүзләренә караганда, пассажирлар уңайлылыгы өчен автобусларның йөрү вакытын оптимальләштерү, шулай ук легаль булмаган бизнес эшчәнлеген бетерү буенча эш алып барыла.
Радий Хәбиров “Алга” бердәм транспорт картасын гамәлгә кертү барышы белән кызыксынды.
– 1 сентябрьдән Уфада бер сәгатьлек күчеп утыру тарифы кертеләчәк, аның кысаларында “Баш­автотранс” автобусында 20 сум түләгән пассажир бер сәгать эчендә икенче сәяхәтен бушлай башкара алачак. Бу шәһәр буйлап күчеп утыру ысулын кулай күргән кешеләр өчен уңайлы, – диде Тимур Мөхәммәтҗанов.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/alga-kartasy-nichek-eshli/
Читайте нас: