Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2019, 14:42

“Демография” гомумдәүләт проекты: психоневрология интернаты автобуслы булды

Баймак районы ил Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә гамәлгә ашырылучы “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында микроавтобуска ия булды.

Машина Темәс психоневрология интернаты автопаркын тулыландырган. Ул өлкән яшьтәге авыл халкын медицина учреждениеләренә илтү һәм аларга ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен тәгаенләнә.
16 августта Уфада республика социаль хезмәтләндерү учреждениеләре өчен машиналар ачкычы тапшыру тантанасы булган иде. Федераль бюджет акчасына 18 микроавтобус сатып алынган. Шуларның берсе Баймакка юнәлгән.
— Без Баймак, Әбҗәлил, Бөрҗән районнарын хезмәтләндерәбез. Өлкән яшьтәгеләр бу автомобильдә район дәваханәләренә бара алачак. Бу аларга тиешле ярдәмне тиз рәвештә алу мөмкинлеге бирәчәк, — диде Темәс психоневрология интернаты директоры Жанна Ирмакова.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/ya-a-avtobusta-ilder-l-r/
Читайте нас