Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2019, 12:14

Дәүләт символларын өйрәнделәр

Николо-Березовкада Русия флагы көнен билгеләделәр.

Краснокама районы балалар китапханәсе һәм хокукый мәгълүмат секторы хезмәткәрләре район мәдәният йорты, «Троице-Никольский храм» тарихи-мәдәният үзәге, Николо-Березовка авыл советы белән берлектә балаларга үзенчәлекле квест оештырды.
Бу көнне балалар һәр илдә флаг, герб, гимн кебек дәүләт символларының барлыгын белде. Русиянең дәүләт символлары белән якынрак таныштыру максатында аларга китап күргәзмәсе оештырылды.
Азакта балаларга маршрут кәгазьләре таратылды һәм станцияләр буйлап биремнәр үтәргә кушылды. «Тарихи», «Музыкаль», «Географик», «Уйлап тап» һәм «Иҗади» кебек станцияләрдә аларны кызыклы биремнәр көтте.
Биремнәрдән соң балалар Русия флагын йөрәк формасында асфальтка төшерде.
Илсөяр Шакирова
Читайте нас: