“Алга” бердәм транспорт картасы әлегә “Башавтотранспорт” картасы белән беррәттән гамәлдә. Акчасын тулысынча бетереп аны кондукторларда “Алга” картасына алыштырып була.
Яңа картаны автовокзалда, “Сбербанк” һәм “Русия почтасы” бүлекчәләрендә алырга мөмкин. Бәясе - 50 сум.
Картага акчаны “Уралсиб”, “Сбербанк” бүлекчәләрендә һәм банкоматларында һәм дә “Сбербанк-онлайн” хезмәте аша салып була.