Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 август 2019, 18:47

Ерак китәлмәгән

Краснокамада полиция хезмәткәрләре машина бурын тоткан.

Краснокама районы буенча полиция бүлегенә бер ханым шылтыратып машинасының калдырган урында булмавын хәбәр итә.
Тиздән тәртип сагында торучылар ВАЗ-21120 машинасын сабантуй мәйданына илтүче юлда табалар. Гаепләнүче дә тотыла.
Ул электән урлашканы һәм шулай ук машина куып алып киткәне өчен хөкем ителгән 23 яшьлек район кешесе булып чыга. Алдагы көнне алар дусты белән кәеф-сафа корып утыралар. Соңрак йорт янында торган машинада йөрергә теләкләре туа.
Машинада җилдерү озак дәвам итми, ул ватыла һәм бур аны юлда ташлап калдыра.
Автор: Светлана Исакова
Читайте нас: