Финалга чыгар өчен Краснокама, Күгәрчен, Миякә, Стәрлебаш, Кырмыскалы районнарыннан килгән җайдаклар ярышты. Район данын Радимир, Роман һәм Валерий Сайсановлар, Роман Фонарев һәм Радик Камалов якладылар.
Һәр этап ике турда узды: беренчел чабышларда район чемпионы билгеләнде, аннары биш җиңүче һәм биш көмеш призер “Акбузат” ипподромында жирәбә буенча эләккән атларда ярышты. Краснокама районы хакимияте Кубогына чабышларда Радик Камалов җиңде.
11 октябрьдә гомум финал узачак һәм җиңүчене шунда билгеләячәкләр.
Моннан тыш, традиция буенча, ипподром холлында ярминкә эшләде, килүчеләр анда ат чабышларында катнашучы районнарда товар җитештерүчеләрнең продукциясе белән таныша алды.
Краснокамадан Рим Мәлихов крестьян-фермер хуҗалыгы кымыз, Линар Шәкүрәевның шәхси предприятиесе бал, “Сабантуй” җәмгыяте кыяр тәкъдим итте. Күпләр “Кама” җәмгыятенең камыр ашларын ошатты. Яңа Моштыдан оста Фирдәвис Ганиевның һәм Николо-Березовка Балалар сәнгать мәктәбе укучыларының кул эшләре ярминкәгә килүчеләрдә зур кызыксыну тудырды.