Комиссия календарь планына ярашлы эшли. 19 августтан участокта кизү тору оештырылган. Дежурлык иртәнге уннан башланып кичке унга кадәр дәвам итә. Кизү торучылар сайлау участогына килүчеләрне тавыш бирү тәртибе белән таныштыра, депутатлыкка кандидатларның кем икәнлеген аңлата. Биредә аларның программалары белән танышырга мөмкин.