Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 август 2019, 13:02

Җәйне озатып

Николо-Березовкада “Актив җәй” дип исемләнгән күңелле бәйрәм узды.

Шөкер, бу көнне күктә кояш елмайды һәм актив ял яратучыларны иртүк футбол кырына, волейбол мәйданчыгына, мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкка әйдәде.
Бер почмакта бура уенын яратучылар җыелды. Бу рус халык спорт уенын уйнамыйлардыр инде, дип уйлыйм идем мин. Ялгышканмын икән, төрле яшьтәге ирләр “бураларны” җимерделәр генә. Ашыкмыйча, тәмен белеп кенә уйнады алар. Карап торулары күңелле инде малай.
Ә мәйданчыкның икенче башында ГТО нормативларын үтәүгә район һәм шәһәрләр арасында фестиваль башланып китте. Акция кызыклы килеп чыкты – краснокамалылар олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп сикерде, идәннән күтәрелде, гер күтәрде һ.б.. Теләге булган һәркем үзен ГТО комплексына кергән төрле күнекмәләрдә сынап карый алды. Шулай да бу көнне 63 краснокамалы гына үз көчен сынарга җөрьәт итте.
Футбол кырында Нефтекамадан “Арсенал” кызлары һәм безнең районнан “Спартак” егетләре туп типте. Әлбәттә инде егетләр кызларга бирешеп тормады.
Волейбол – менә ул яшь калуның рецепты. Һәрхәлдә, олы булуларына карамастан яшьләрдән бер дә калышмаучы “Оптимист” клубына йөрүчеләр шулай уйлый. “Кама” район командасы яшьләре җиңсә дә, “оптимистлар” бердәм команда булып уйнау үрнәген күрсәтте.
Спорт мәйданчыкларында бәйгеләр кызган арада район мәдәният йорты крашында җырлар яңгырады. Ринат Салихҗанов, Инсаф Аитов, Тимур Әдиятуллин, Гөлнур Әскәрова һәм башкалар тамашачыларга иң матур җырларын бүләк иттеләр.
Сәгать бердән соң бу мәйданчык балаларның аллы-гөлле көлүенә күмелде. Ни өчен аллы-гөлле дисезме? Чөнки Николо-Берёзовкада беренче тапкыр Holi е буяулар фестивале оештырылды. Балалар үзләрен салават күперенең бер өлеше итеп тоя алды. Төрле төстәге буяуларны рәхәтләнеп сипте алар бер-берсе өстенә. Өстем пычрар әле, буяуга батып бетәрмен инде дип беркем дә хафаланмады. Бии-бии чәчтеләр буяуларны.
Бәйрәм моның белән генә тәмамланмады. Район үзәк китапханәсендә сәгать өчтә балаларга мультфильм күрсәтелде, ә алтыдан соң өлкәннәргә “Т-34” фильмы тәкъдим ителде.
Кич белән яшьләргә дискотека оештырылды. Аларга район йолдызлары дәртле җырларын бүләк итте. Ә инде “Just dance” бию батлы барысын да “кабызды”. Күңел ачу кичәсендә яшьләр генә түгел, урта яшьтәгеләр дә катнашты.
Читайте нас: