Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2019, 12:11

Безнең авыл кешеләре

Район киапханәсендә “Безнең авыл кешеләре” дип аталган кичә узды.

Бу көнне авылдашлары алдында “Оптимист” клубы әгъзасы Ринат Вәлиев, озак еллар районда баш табиб булып эшләгән Таһирҗан Гарәфетдинов, шулай ук озак еллар хатын-кызларның сәламәтлеген кайгырткан табиб-гинеколог Наталья Шляева чыгыш ясадылар. Алар үзләре турында сөйләде, тормышларындагы кызыклы мизгеләр белән уртаклашты һәм авылдашларының сорауларына җавап бирде.
Хөрмәтле авылдашларыбызны район ветераннар советы рәисе Ольга Стёпкина, территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Юлия Калугина котладылар.
Кичә барышында республиканың истәлекле урыннары хакында видеоролик күрсәтелде, Валентина Швецова ветераннар турында язган шигырьләрен укып ишеттерде.
Гөлчәчәк Йосыпованың чыгышы, Татьяна Романенко шигырьләре һәм көйләренә һәм Валентина Швецова шигырьләренә авторлык видеоклиплары кичәнең бизәгенә әйләнделәр.
Александра Суханова.
Читайте нас: