Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
29 август 2019, 10:13

Уфада "Бәхетле сәгать" программасы эшли башлады

Кичә "Башавтотранс" җәмгыяте "Бәхетле сәгать" программасын тест режимында эшләтеп җибәрде.

Моның турында "Башавтотранс"ның генеральный директоры урынбасары Сергей Паскин сөйләп үтте.
- Чыннан да без бүген бу программаны эшләтеп җибәрдек. Бүген ул Уфаның барлык "Башавтотранс" автобусларында эшли. "Башавтотранс"ның бер автобусыннан икенчесенә "Алга" картасы белән бер сәгать эчендә күчеп утырырга мөмкин булачак. Икенчесенә утырганда акча түләргә кирәкми. Йөрү хакы - 20 сум.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу программаны тулысынча 1нче сентябрьдән эшләтеп җибәрергә кушты.
Ул бүгеннән эшли башлады дип әйтсәк тә була. Тикшерү нәтиҗәләре яхшы булды. Бу программа халыкка уңайлы булыр дип уйлыйм, - диде Сергей Паскин.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/ufada-b-khetle-s-gat-programmasy-eshli-bashlady/
Читайте нас: