Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
2 сентябрь 2019, 13:35

Аскар Абдразаковтан осталык дәресе

Николо-Березовка Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Башкортстан Республикасының халык артисты Аскар Абдразаковның осталык дәресендә катнаштылар.

Николо-Берёзовка Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Л.Әмирова һәм А.Мансурова укучылары белән Башкортстан Республикасының халык артисты, Башкортстан Республикасы Башлыгының мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләре буенча советнигы Аскар Абдразаковның осталык дәресендә булдылар.
Танылган опера җырчысы белән очрашу Нефтекаманың Балалар музыка мәктәбендә узды. Осталык дәресендә укучылар һәм укытучыларның бөек остадан профессиональ җырлауга өйрәнү мөмкинлеге булды.
Иҗади очрашудан соң түгәрәк өстәл оештырылып анда җыр сәнгатенең проблемалары тикшерелде.
Автор: Л.Әмирова
Читайте нас