Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2019, 14:49

Бүген бердәмлек көне

3 сентябрь илебездә террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә.

Ул 2004 елның 1-3 сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга бәйле рәвештә уза.
Ул чагында террорчылык акты нәтиҗәсендә 300 дән артык кеше, нигездә хатын-кызлар һәм балалар һәлак булган иде. Бу фаҗигале вакыйгалар бөтен дөньяны тетрәтте.
Террорчылыкка каршы көрәш, терактларны булдырмый калу, Русиядә яшәүче һәркемнең куркынычсызлыгы – дәүләтнең мөһим бурычы ул. Илебездә әлеге истәлекле датаны булдыру – Русия территориясендә террорлык актлары нәтиҗәсендә бер гаепсезгә һәлак булучыларның истәлеген мәңгеләштерүдә сизелерлек адым.
Яңа Кабан авылы китапханәсендә бу дата уңаеннан махсус китап киштәсе тезелгән һәм ул "Беслан безнең йөрәкләрдә" дип атала.
Фирая Салихҗанова.
Читайте нас: