Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
3 сентябрь 2019, 16:08

Район үзәгендә бәйрәм булачак

8 сентябрьдә Николо-Березовкада “Саумы, алтын көз!” дип аталган район бәйрәме оештырыла.

Бу көнне түбәндәге чаралар көтелә:
1. 10.00 сәгатьтән үзәк мәйданда – авыл хуҗалыгы ярминкәсе. Районның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшкуарлары сатуга ит, сөт продукцияләре, бал, балык, камыр ашлары чыгарачак. Шулай ук сатуда ашлык, фураж, печән, салам, утын һәм башка төр продукция булачак.
2. 11.00 сәгатьтән үзәк мәйданда – театрлаштырылган тамаша, үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның концерты, Чәчәкләр бәйрәме, балалар һәм олылар өчен конкурслар, уеннар, спорт ярышлары.
3. 11.00 сәгатьтән – район мәдәният үзәге каршында чемпион белән зарядка!
Фото: редакция архивыннан
Читайте нас: