Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
5 сентябрь 2019, 05:09

Эшкуарларга өстәмә ярдәм

“Торатау” Конгресс-холлында “Минем бизнес” үзәге ачылды.

Ул эшкуарларга ярдәм күрсәтү максатыннан булдырылган.
Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Римма Бойцова әйтүенчә, “Минем бизнес” үзәгендә институтлар үсешенең иң төп бүлекләре, кече бизнеска ярдәм итү, финанс институтлар, эшкуарлык оешмасы вәкилләре урнашкан. Эшкуарлар биредә үзләренә кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне хәл итә ала.
Һәр мөрәҗәгать итүче үзәктә дәүләт ярдәме мәсьәләләре, финанс планлаштыру, мәгълүмати һәм юридик аңлату, персонал табу һәм уку буенча консультация алачак.
- “Минем бизнес” үзәкләре эшкуарларга өстәмә ярдәм күрсәтергә, бу юнәлешне кузгатырга тиеш. Бизнеска, инфраструктура проектларына, индустриаль паркларга ярдәм итү өчен бюджетка акчаны күпләп салачакбыз. Мондый үзәкләр башка шәһәрләрдә дә барлыкка килүе турында уйларга кирәк, — диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров.
Фото: http://www.bashinform.ru
Читайте нас