Кама таңнары
+6 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь 2019, 13:21

Иң матур авылны сайлаячакбыз

“Башкортстан Республикасының иң матур авылы” конкурсы бара. Анда безнең районнан Куян авылы да катнаша.

Конкурсның беренче этабы – заявкаларны кабул итү - 31 августта тәмамланды.
Сентябрь-октябрьгә планлаштырылган икенче этабы финалга чыгучыларны БСТ телканалында күрсәтү һәм соңыннан тавыш бирү рәвешендә үтә.
Шул ук вакытта конкурс комиссиясенең эксперт төркеме финалга чыгучы авылларга киләчәк.
Һәм, ниһаять, өченче этапта, эксперт төркеменең дә фикерен исәпкә алып, конкурс җиңүчеләре билгеләнәчәк. Аларны дипломнар һәм акча белән бүләклү көтә.
ВКонтактеда https://vk.com/selorb2019 дигән төркем бар, анда конкурста катнашучы авыллар турында белешмә куелган. Шунда Куян авылы турында да укый аласыз.
Читайте нас: