Кама таңнары
-2 °С
Ачык
Новости
8 сентябрь 2019, 15:53

Яшьләр тавыш бирә

Ялгызнарат клубында урнашкан 2362 санлы сайлау участогында гражданлык бурычларын үтәүне үз бурычы санаучы кешеләр агымы туктамый.

Добавить в предпочтительные источники Google
Тавыш бирү кабиналары янында чират тезелә. Яшьләр дә, эшләүчеләр дә, пенсионерлар да бар.
Ләйсән Сабирҗанова беренче тапкыр тавыш бирә. Абыйсы Алмаз белән килгәннәр. Ләйсән – Нефтекама нефть көллиятендә, Алмаз Әлмәт дәүләт институтында укый.
- Беренче тапкыр сайлауга килдем, - ди Ләйсән. – Бераз каушадым. Республика Башлыгын сайлауда минем тавышымның да исәпкә алынуына шатмын.
Әйткәндәй, Алмаз һәм Ләйсәннең әнисе Зимфира Дөфәровна – яшьләр тавыш биргән участок сайлау комиссиясе әгъзасы.
Комиссия рәисе Резеда Әмирова әйткәнчә, сәгать дүрткә 202 сайлаучының 146сы килгән.
Теглар:сайлаулар
Читайте нас