Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2019, 08:36

Башкортстанда сәләтле яшьләр гомумдәүләт проекты кысаларында грант алырга мөмкин

Музыка, театр, рәсем һәм хореография сәнгате өлкәсендә сәләтле яшьләрне хуплауга төбәк башлыгының 50 млн сум күләмендә гранты булдырылган.

"Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча булдырылган грант ел саен биреләчәк һәм аңа 50 млн сум акча бүленәчәк, дип хәбәр итә Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Грант кадрлар әзерләүгә, иҗат итүче яшьләргә, җәмәгать оешмаларына, иреклеләр хәрәкәтенә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Грант бирү тәртибен республика хөкүмәте эшли һәм акчаның тотылуын да ул күзәтә.
https://futurerussia.gov.ru/tags/bashkortostan
Читайте нас: