Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 сентябрь 2019, 11:15

Штрафларны вакытында түләргә онытмагыз

Уналтынчы сентябрьдән 25енә кадәр районда “Бурычлы” дип аталган оператив-кисәтү чарасы уза.

Ул административ штрафларын түләмәүчеләрне ачыклауга һәм аларга җәза бирүгә юнәлтелгән.
РФ Администартив хокук бозулар Кодексына ярашлы, штраф күрсәтмә көченә кергәнннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш.
Штрафны түләгәннән соң түләү турындагы квитанцияне ел буенча саклау зарур. Штрафны квитанциядә күрсәтелгән күләмдә түләргә кирәк. Ә 50% ташлама ЮХХДИ линиясе буенча салынган кайбер штрафларны түләүгә генә кагыла.
Штрафны вакытында түләмәгән өчен шул штрафны ике тапкыр арттырып административ штраф салу, яисә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү көтелә.
Административ штраф вакытында түләнмәсә, күрсәтмә суд приставларының мәҗбүри түләтү хезмәтенә җибәрелә.
Читайте нас: