Кама таңнары
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
18 сентябрь 2019, 09:24

"Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты: фото һәм видеокамералар яхшы нәтиҗә бирә

Республика аша үтүче федераль трассаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны фото һәм видеотеркәүче чаралар урнаштыру тәмамланып килә.

Аларны Президент Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында кулланышка кертәчәкләр.
- Бүгенгә республикада 162 комлекс урнаштырылган. Әлеге участокларда аварияләр юк диярлек. Бу фото һәм видеотеркәү юлы белән яхшы нәтиҗәгә ирешү турында сөйли, - ди республиканың Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе җитәкчесе Динар Гыйльметдинов.
Быел җәй республика территориясендә М5 һәм М7 федераль трассаларында барлыгы 57 яңа фото һәм видеотеркәү комплексы эшли башлады. Проектка акча федераль бюджеттан бүленгән.
Шундый ук эшләр республика әһәмиятендәге юлларда да алып барыла. Тагын 232 җайланма Башкортстанда быел урнаштырылачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: