Кама таңнары
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 сентябрь 2019, 12:11

Мәскәүдә – Башкортстан көннәре

Республиканың 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 19-20 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстан көннәре уза.

Бу вакыйгага әзерлек һәм чаралар программасы турында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә сөйләде.
Вице-премьер сүзләренә караганда, берничә мәйданчык бәйрәм чаралары рәсми старт алганчы эшли башлаячак. 13-22 сентябрьдә Мәскәүнең “Зарядье” паркы территориясендә “Русияне яңадан бергәләп ачабыз!” фестивале үтә, аның кысаларында башкорт этношәһәрчеге оештырылган.
17 сентябрьдән “Кызыл Пресня” мәдәният һәм ял паркында “Башкортстан – Евразия йөрәге” фотокүргәзмәсе эшли.
18 сентябрьдә П.И.Чайковский исемендәге концертлар залында Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт халык биюләре академия ансамбле концерты булды.
19 сентябрьдә “Спутник” кинотеатрында Ә. Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясенең иң яхшы фильмнары күрсәтеләчәк.
19 сентябрьдә В.Д.Поленов исемендәге Русия Дәүләт халык иҗаты йортында “Бөтендөнья фольклориадасы: стартка кадәр бер ел” дигән “түгәрәк өстәл” узачак.
Башкалада Башкортстан көннәре 20 сентябрьдә төгәлләнәчәк. Бу көнне Мәскәүдә Башкортстан мәдәни үзәген ачу тантанасы булачак.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/bashkortstanga-100-el/m-sk-d-bashkortstan-k-nn-re/
Читайте нас: