Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
19 сентябрь 2019, 05:26

Путин КПРФның сайлау системасын камилләштерү турындагы тәкъдимен тикшерергә ризалашты

Президент фикеренчә, илнең сәяси системасы "тере организмны" хәтерләтә һәм аны нәтиҗәлерәк итәр өчен нәрсәне төзәтергә мөмкин икәнлеген карарга кирәк.

Бу хакта Русия президенты Владимир Путин КПРФ лидеры Геннадий Зюганов белән очрашуда әйтеп узды.
"Сайлаулар тәмамланды. Фракцияләр лидерларын җыеп сайлау системасы турында сөйләшеп алырга кирәк, дип уйлыйм. Берәүләр, электроника, ди, икенчеләр башка фикердә. Сөйләшсәк, илебезне һәм сәяси системаны ныгытачак карарны табачакбыз", - дип белдерде Зюганов ил башлагы белән очрашуда.
"Яхшы. Без сезнең белән бу хакта даими фикер алышып торабыз. Сәяси система тере организм ул, аны нәтиҗәлерәк итәр өчен булган коралларның ничек эшләвен һәм нәрсәләрне төзәтергә мөмкин икәнен карарга кирәк", - диде Путин.
https://tass.ru/politika/6896500
#ВладимирПутин
Читайте нас