Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 сентябрь 2019, 12:19

Мәскәүдә башкорт фильмнарын күрсәттеләр

Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәре бара. Кичә мәдәни эстафетаны башкорт кинематографы кабул итеп алды.

«Спутник» кинотеатрында А.Абдразаков исемендәге «Башкортостан» киностудиясе фильмнарын күрсәттеләр.
Тамашачыларны киностудия директоры Юнир Әминев сәламләде.
- 30 елда республика киностудиясе 110нан күбрәк фильм төшерде. Бу эшләр төрле халыкара кино фестивальләрендә 200дән күбрәк бүләк алды. Бүгенге фильмнарның кайберләре республика Башлыгы гранты ярдәмендә төшерелде, - диде ул.
Фото: https://culture.bashkortostan.ru/presscenter/news/224860/
Читайте нас: