Кама таңнары
+28 °С
Облачно
Новости
20 Сентября 2019, 08:28

Прокурор билгеләнде

Башкортстан прокуроры вазифасын Владимир Ведерников башкарачак

Кичә Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары чираттан тыш утырышта Башкортстан прокуроры вазифасына Владимир Ведерников кандидатурасын раслады.
Русия Генеральный прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, аны тәкъдим итеп, Ведерников үзен таләпчән һәм профессиональ белгеч итеп күрсәтте, ул республика прокуратурасының сыйфатлы эшен оештыра алачак, дип билгеләп үтте.
- Мин монда озак һәм җитди эшләргә килдем һәм республикага килүемне вакытлы күренеш дип санамыйм. Минем бабам - Бөек Ватан сугышы ветераны. Балакатай районында туып-үскән, шуңа күрә туган җиремә эшкә кайттым дип саныйм, — диде Башкортстан прокуроры вазифасына кандидат.
Фото: http://www.bashinform.ru
Читайте нас