Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 сентябрь 2019, 10:22

“Чиста су” төбәк проектын гамәлгә ашыру планын карап үттеләр.

Башкортстан хөкүмәтендә “Чиста су” төбәк проектының чараларын гамәлгә ашыру планын карап үттеләр.

Бу проект РФ Президенты Владимир Путин кул куйган “Экология” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Борис Беляев әйтүенчә, 15 ноябрьгә кадәр су белән тәэмин итүче дүрт объектны проектлау эшен тәмамлыйлар. Әлшәй районының Раевка, Чакмагыш һәм Чишмә авылларында су чистарту, Келәш авылында су алу системасын, Иглинның көньяк өлешендә эчәр су белән тәэмин итә торган корылмаларны реконструкциялиләр.
Төзелеш-монтаж эшләре киләсе елларда башланачак.
“Проектлаштыру һәм төзелеш эшләре республиканың торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагында каты контрольдә тотыла”, - дип белдерде Борис Беляев.
“Чиста су” төбәк программасының максаты – республика халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү, 2024 елга кадәр 86,6 проценттан 92,5 процентка кадәр күтәрү, диләр республика хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә. Алты ел эчендә программаны гамәлгә ашыруга 4 254, 15 млн сум акча юнәлтеләчәк. Шуның 4 169,067 млны – федераль, 85,08ы - республика казнасыннан.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Читайте нас: