Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
22 сентябрь 2019, 16:46

Мәскәүдә Башкорт мәдәни үзәге ачылды

Мәскәүнең «Зарядье» паркында, Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында Башкорт мәдәнияте үзәген ачу тантанасы булды.

Тантанада сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, Мәскәү шәһәренең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты җитәкчесе Виталий Сучков юолай диде:
- Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәрен үткәрү безгә иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам. Мәскәүдә Башкортстанның оешуына 100 ел тулган елда эшлекле программа уңышлы узды һәм мәдәни программа да зур уңыш белән тәмамлана.
Башкортстан Республикасы Башлыгы исеменнән җыелучыларны иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе җитәкчесе Азат Бадранов сәламләде. Шулай ук сәламләү сүзе белән Дәүләт думасы депутаты, «Башкортстан якташлыгы» җәмгыяте идарәсе рәисе Инга Юмашева чыгыш ясады. Бөтендөнья башкортлары корылтае исеменнән Эльвира Аиткулова Мәскәүнең «Алтын Ай» коллективына башкорт милли сәхнә костюмнарын тапшырды.
Башкорт мәдәни үзәге рәисе Радмир Мөфтахин («Zaman» төркеме җитәкчесе, композитор, җәмәгать эшлеклесе) хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Мәскәүдә 14 иҗат коллективы актив эшли. Үзәк булдыру төбәктән читтә милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү эшендә ярдәм итәчәк. Ул барлык социаль катлам һәм яшь төркемнәрен төрле яклап үстерү өчен күпфункцияле мәйданчык булачак.
Фото: https://culture.bashkortostan.ru/
Читайте нас