Кама таңнары
-5 °С
Ясно
Новости
23 Сентября 2019, 03:59

Иң мөһим проектларны тормышка ашыруга - 7 триллион сум

Ил Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары үтәлешен финанслау янә 500 миллирад сумга арткан.

Добавить в предпочтительные источники Google
«Барлыгы өч ел дәвамында илкүләм проектларны һәм магистраль инфраструктураны модернизацияләү һәм киңәйтү комплекслы планын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан якынча 7 триллион сум юнәлтү күздә тотыла», — дип хәбәр итте 19 сентябрьдә Русия Хөкүмәте утырышында Дмитрий Медведев.
Акчаның күп өлешен социаль өлкәне үстерүгә юнәлтергә планлаштырыла, дип өстәде ул.
Шулай итеп 2020-22 елларда гомумдәүләт проектларын финанслау 6,5 триллион сумнан 7 триллион сумга кадәр артачак.
Башкортстанда әлеге проектларны финанслау 6 елда 10 милиард сумга җитәчәк дип көтелә.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Читайте нас