23 сентябрьдә авыл советларның оештыру утырышлары узды. Биредә даими депутат комиссияләре оешты, аларның рәисләре сайланды.
Биләмә башлыклары да шул утырышларда авыл советы депутатлары арасыннан сайлана. Унбер биләмәдә элекке башлыклар яңадан сайланды, ә Яңа Нугай, Мүзәк, Николо-Березовкада җитәкчеләр алышынды. Утырышларда район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин катнашты.
Яңа Нугайда авыл советына ун депутат сайланган. Инициатив төркем башлык вазифасына беренче округ буенча депутат Илфас Исламовны тәкъдим итте.
Илфас Илдарович Яңа Нугайда 1985 елда туган. Нефтекама нефть техникумында электромонтерга укыган. Моңарчы "Башнефть-Добыча"да эшләгән.
Депутатлар бу кандидатураны бертавыштан хупланды һәм алга таба утырышны Илфас Исламов биләмә башлыгы сыйфатында дәвам итте. Хәзер ул районда иң яшь биләмә башлыгы.