Күренеп кенә калмады, болыты белән төште. Һәм, синоптиклар фаразлавынча, кар явуы дәвам итүе ихтимал.
Бу фотоны Яңа Моштыдан җибәрделәр. Кар җирне каплаган һәм озак эремичә яткан. Ә бит беренче кар җиргә төшкәнче эри гадәттә. Тышта әле сентябрь ахыры гына булуга карамастан, суытты да.
Әйткәндәй, 25-28 сентябрьдә кырау төшү көтелә. Урыны белән яңгыр һәм кар явачак, бозлавык булачак.