Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 сентябрь 2019, 10:09

Район үзәген җитәкләүче билгеләнде

23 сентябрьдә район үзәгенең соңгы айлардагы төп интригасы ачыкланды - яңа башлык сайланды.

Бу хакта имеш-мимешләр булмады түгел. Ә район хакимияте читтән генә күзәтте: халык нчиек хәл итә, шулай булачак. Ә халык башта депутатлар сайлады, аннары депутатлар, ә район үзәгендә алар унау, Николо-Березовка авыл биләмәсе башлыгы итеп Марсель Солтановны сайлады.
Марсель Мазһаровичны районда гына түгел, шәһәрдә дә яхшы беләләр. Соңгы елларда ул Нефтекама шәһәре хакимиятендә тереклекне тәэмин итү бүлеген җитәкләде. Ә аңарчы озак еллар Краснокама Юл ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы булып эшләде. Дөресен әйтәм, мин аның сайлануын теләдем, һәм депутатлар корпусының бертавыштан Марсель Солтанов өчен тавыш бирүенә шатмын.
Марсел Солтанов пенсия яшендә инде, әмма район үзәгенең бетмәс проблемаларын хәл итәр өчен аның көч һәм җегәрлеге җитәрлек. Ә иң мөһиме - Марсель Мазһаровичның Николо-Березовканы матур, төзек авыл итәргә теләге бар.
Читайте нас: