Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 сентябрь 2019, 08:05

"Сәламәтлек саклау": уникаль җиһазлар кайтты

Республика онкология диспансерына уникаль җиһазлар кайтарылды.

Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын һәм "Онкология авыруларына каршы" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика клиник онкология диспансерына уникаль җиһазлар - СО2 лазер һәм OPMI Vario 700 операция микроскобы кайтарылды.
- Күптән түгел генә без "Онкология авырулары белән көрәш" программасы буенча ике уникаль җиһаз - СО2 лазер һәм OPMI Vario 700 операция микроскобы алдык. Лазер - бугаз, тамак төбе, йоткылык өсте шешләре вакытында органны саклаучы резекция өчен уникаль корал, - ди Республика клиник онкология диспансерының баш һәм муен шешләре бүлеге мөдире, табиб-онколог Шамил Мусин. – Яңа операция микроскобы баш һәм муен өлкәсендәге операциядән соң дефектларны реконструкцияләгәндә микрохирургия анастомозларын башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, калкансыман биз, селәгәй бизе шешләре булганда катлаулы клиник очракларда хирургның манипуляциясе төгәллеген арттыру мөмкинлеге дә бирәчәк.
Табиб билгеләп үткәнчә, мондый югары дәрәҗәдәге аппарат булу операцияләр сыйфатын арттырачак.
СО2 лазер кулланып беренче операцияне киләсе атнада уздыру планлаштырыла.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/respublika-onkologiya-dispanseryna-unikal-i-azlar-kaytaryldy/
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
#ВладимирПутин
Читайте нас: