Кама таңнары
+28 °С
Болытлы
Новости
24 сентябрь 2019, 06:22

Җылынабыз

Районда җылы бирә башладылар.

Башта ул белем бирү учреждениеләренә һәм дәваханәләргә килеп җитте. Ә 23 сентябрьгә үзәкләштерелгән җылылыктан файдаланучы күп фатирлы йортларга да җылы килде.
Бөтен республика буенча җылы бирү бурычын БР Башлыгы Радий Хәбиров та оператив киңәшмәсендә дә яңгыраткан иде. Социаль челтәрләрдәге битендә ул кайда җылы килеп җитмәве турында хәбәр итүләрен сорады.
Безнең районда Николо-Березовкадагы Юл урамында идарәче компанияләрен сайламаган ике йортта салкын. "Ләкин җылы бирү өчен бу киртә булырга тиеш түгел", - диде биләмә советының оештыру утырышында район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм проблеманы якын сәгатьләрдә хәл итәргә кушты.
Кайбер оешмалар хезмәткәрләре дә өшүләрен дәвам итә әлегә, алар арасында район гәзите редакциясе дә бар. Казанлыкта ремонт бару һәм казаннар алыштыру сәбәпле, Шушнур мәктәбендә дә җылы юк әлегә.
Читайте нас