Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 сентябрь 2019, 09:03

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты: “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды

Кичә Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында илнең 50 субъектындагы 2049 авыл мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачылды.

Билгеле булуынча, Башкортстан Республикасында 133 “Үсеш ноктасы” үзәге ачыла. Бу — белем бирү эшчәнлеге белән идарә итүдә яңа проект алымнары. "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бөтен ил буенча үзәкләр челтәре формалаштырыла, аларда авыл мәктәпләренә инновацион проектларны гамәлгә кертү буенча кадрлар, технологик, матди ресурслар тупланачак.
Безнең районда “Үсеш ноктасы” проектында Николо-Березовка, Яңа Кабан, Куян авыллары мәктәпләре катнаша.
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Читайте нас: