Кама таңнары
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
26 сентябрь 2019, 09:13

Гомумдәүләт проекты: агросәнәгатьчеләр укый

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре белемен камил­ләштерә.

Укулар Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән оештырылган “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә булышлык итү” гомумдәүләт проекты кысаларында “Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен мәшгульлеккә булышлык итү һәм хезмәт базарының нәтиҗәле­леген арттыру” төбәк проектына нигезләнеп оештырыла.
Агросәнәгать комплексының 13 предприятиесе әлеге программада катнашу теләге белдерде. Аларның бишесе эшчеләрнең квалификациясен күтәрү өчен 69,7 миллион сум акча алган да инде. Тагын дүрт агрофирма проектка якын арада керергә ниятли.
Әле агропредприятиеләр белем бирү оешмалары белән килешүләр төзи. Мәсәлән “Алексеевка” совхозы хезмәткәр­ләрен укыту белән Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе шөгыльләнәчәк.
Мәгълүм булуынча, быел Башкортстан хезмәт җитеште­рүчәнлеген арттыру программасын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 178 миллион сум акча алачак. Бу сумманың 45 процентка якынын агропредприятиеләр резервка алган. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу юнәлештә актив эшли. Үз хезмәткәрләренең белемен камилләштерү белән кызыксынучы агрофирмалар җитәк­челәрен җәлеп итә. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасында республиканың 30дан артык предприятиесе катнаша. Ел ахырына кадәр аларның саны иллегә җитәр дип планлаштырыла.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указга кул куйган иде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/agros-n-gatchel-r-parta-artynda/
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Читайте нас: