Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 сентябрь 2019, 09:32

«Экология» гомумдәүләт проекты: яңа заводлар төзеләчәк

Башкортстанда яңа чүп эшкәртү заводлары төзеләчәк.

Башкортстанда якындагы бишьеллыкта чүп-чарны, шул исәптән экология өчен куркыныч калдыкларны юк итү буенча зур эш башкарылачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сентбрь указына аңлатма биреп, Башкортстан экология һәм табигатьтән файдалану министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәров брифингта хәбәр иткәнчә, 2,9 мең чүплек рекультивацияләнергә тиеш, моның өчен 21 миллиард сум акча кирәк булачак.
Экология министрлыгыннан аңлатып узуларынча, бу максатлар өчен «Махсус Автохуҗалык» һәм «Экосити» операторлары Уфа һәм Ишембай районнарында чүп эшкәртү заводлары төзиячәкләр.
Тулай алганда, төбәктә 10 чүп-чар эшкәртү комплексы һәм 10 полигон барлыкка килергә тиеш, аларны төзүгә федераль бюджет - 117 миллион сум, республика бюджеты 67 миллион сум акча юнәлтәчәк. Республикада эшләр "Экология" гомумдәүләт проекты ярдәмендә финансланачак.
Ил Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы, «Экология» гомумдәүләт проекты буенча калдыкларны эшкәртү өлеше 2024 елга 36 процентка җитәргә тиеш.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/bashkortstanda-ya-a-ch-p-eshk-rt-zavodlary-t-zel-ch-k/
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас: