Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 сентябрь 2019, 16:09

Проектка өч компания кушылды

“Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруда катнашуга Башкортстанның тагын 3 предприятиесе белән килешүләр төзелде.

Беренче компания - Русия һәм дөнья базарларында киң танылган “Синтез-Каучук” җәмгыяте. Ул - гомум һәм махсус тәганләнештәге каучуклар уйлап табу өлкәсендә иң эре җитештерүчеләрнең берсе.
Икенче предприятие – “Контрольный Пакет” җәмгыяте. Сыгылмалы полимер төрү материалы җитештерү буенча заводка 2005 елда нигез салынган.
Өченче компания – “Стәрлетамак икмәк комбинаты” җәмгыяте. Башкортстанда һәм Русиядә “Стерх” сәүдә маркалы икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре эшләп чыгару буенча махсуслаша.
Бүгенге көндә Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан республика оешмалары белән 36 килешү төзелгән. Бу - сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш индустриясе предприятиеләре.
2019 елга максат – гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга республиканың 50 предприятиесен җәлеп итү.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указга кул куйган иде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/proektka-ch-kompaniya-kushyldy/
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Читайте нас: