Гәзит-журналларга язылу көне кысаларында укучылар өчен район гәзите турында викторина (район гәзите ничәнче елдан бирле чыга, атнасына ничә тапкыр, тиражы нинди һәм башкалар); районка турындагы такмаклар һәм шигырьләр; гәзиттән эшләнмәләр конкурсы; иң заманча (социаль челтәрләрдәге иң актив укучы), иң күңелле (гәзит турында анекдот сөйләячәк); спорт сөюче (кем барысыннан да күбрәк гер күтәрә яисә чүгәли) гәзит укучы конкурсы үткәрелә.