Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь 2019, 06:08

"Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты: иң төпкел авылларга да Интернет кертеләчәк

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында Башкортстанда "Санлы икътисад" гомумдәүләт проекты ярдәмендә иң төпкел авылларга да Интернет кертеләчәк.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров районнарга эш сәфәре барышында һәрвакыт мәктәпләрдә, фельдшер-акушерлык пунктларында булып, алар торышы белән таныша. "Авылдагы шартлар шәһәрнекеннән ким булырга тиеш түгел", - ди ул. Әлеге эш тә – шушы максатка ярашлы оештырыла.

“Төпкел авыллардагы социаль әһәмияттәге учреждениеләрне интернетка тоташтыру Русиянең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкоммуникацияләр министрлыгы белән “Башинформсвязь” җәмгыяте арасында төзелгән дәүләт контрактына ярашлы федераль бюджет исәбенә оештырыла”, – диде Башкортстанның Санлаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Геннадий Разумикин.

Контракт шартлары буенча, өч ел дәвамында республиканың 2774 социаль объекты интернетка тоташтырылачак. Соңрак интернетка урындагы халык та тоташа алачак.


Читайте нас: