Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь 2019, 18:06

Торатауны Испаниядә дә беләләр

Күптән түгел ЮНЕСКО Европа Геопаркларының 15нче конференциясе узды (үткәрү урыны: Three Cultures of the Mediterranean Foundation, Sevilla, Севилья, Испания), анда беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә «Торатау» геопаркы тәкъдир ителде.

Конференциядә дөньяның төрле геопаркларыннан 400гә якын вәкил катнашты.“Торатау” геопаркы презентациясенә “Геопаркны үстерү моделе” тәкъдим ителде һәм геопарк турында видеоролик күрсәтелде.
ЮНЕСКО Европа Геопаркларының 15нче конференциясе аудиториясе тәкъдим ителгән материалларга карата зур кызыксыну белдерде (Maxie Syren, ЮНЕСКО Глобаль Геопаркларның тотрыклы үсеше һәм фән буенча программа секретаре, Charalampos Fassoulas, ЮНЕСКОның Европа геопарклары комитеты әгъзасы, Psiloritis UNESCO Global Geopark, Thomas Holst Christensen, ЮНЕСКО геопаркы вәкиле Vestjyllland һ.б.), «Торатау» геопаркы турында фикер алышуда актив катнашты.
egnsierranorte2019.com
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/toratauny-ispaniyad-d-bel-l-r/
Читайте нас: