Кама таңнары
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 октябрь 2019, 17:36

Яшеллекне арттырабыз

5 октябрьдә республикада "Яшел Башкортстан" акциясе узачак. Бу мәсьәлә Хөкүмәттә оператив киңәшмәдә каралды.

"Без шәһәрләрдә зур агачлар утыртабыз, тематик аллеялар ясыйбыз, халыкны җәлеп итәбез, дип килештек. Шул ук вакытта, әгәр кешеләр килә һәм катнаша алмый икән, без аларның инициативасын үтерәбез", — дип искәртте республика Башлыгы.
Радий Хәбиров хакимият хезмәткәрләренә агач утырту урыннары, материаллар күләме, катнашучылар саны, халыкны җәлеп итү ысуллары буенча төгәл мәгълүматлар алу өчен муниципалитетлар белән киңәшмә үткәрергә кушты. Акция тәмамлангач, муниципалитетлар шәхсән республика җитәкчесенә фотоотчетлар бирергә тиеш булачак.
Фото: Башинформ
Читайте нас: