Кама таңнары
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
7 октябрь 2019, 06:23
"Шәһәрләребез яшеллеккә күмелергә тиеш"
Кичә республика Башлыгы Радий Хәбиров "Яшел Башкортстан" акциясендә катнашты.
Уфа мэры Өлфәт Мостафин һәм 155нче лицей укучылары, укытучылары, ана-аналары белән берлектә Сипайлово бистәсендә агач утыртты ул. Киләсе елга муниципалитетларга агач утырту буенча план бүленәчәк.
- Бу чарада һәркемнең катнашуы мөһим. Бүген республиканың һәр төбәгендә агач утыртылды. Шәһәрләребез яшелеккә күмелергә тиеш, - диде ул.
Шулай ук Радий Фәрит улы Караидел елгасы ярларын да карады, башкала мэры белән аны төзекләндерү мәсьәләләрен тикшерде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/sh-rl-rebez-yashellekk-k-melerg-tiesh/
Теглар:
яшел башкортстан
радий хәбиров
Читайте нас: