Кама таңнары
+6 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
10 октябрь 2019, 06:11

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты: табиблар фатирны милеккә ала алачак

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында «Авыл табибы» проекты гамәлгә ашырыла.

Федераль проект кысаларында быел республиканың 99 табибы — берәр миллион , ә 10 фельдшер 500әр мең сум акча алачак. Республиканың “Авыл фельдшеры” программасы 72 белгечкә 500әр мең сум акча түләүне күздә тота.
Башкортстанның медицина учреждениеләре терапевтларга, педиатрларга, неврологларга, акушер-гинекологларга, психиатрларга, хирургларга мохтаҗ. Беренче яртыеллыкта медицина белгечләренә мохтаҗлык 1749 кеше тәшкил иткән иде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров дефицит белгечлекләргә ия табибларга ярдәмгә бүленгән акчаның бер өлешен беренчел звено белгечләренә юнәлтү турында күрсәтмә бирде.
Ул, шулай ук, ярдәм сыйфатында табибларны торак белән тәэмин итү зарурлыгын билгеләде. Алар аны милеккә ала алачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас: