Кама таңнары
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 октябрь 2019, 23:25

Владимир Путин: "Мостай Кәрим көчле, киң күңелле кеше иде"

Уфада Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллык юбилее уңаеннан бәйрәм чаралары дәвам итә. "Торатау" Конгресс-холлында бу минутларда тантаналы кичә уза.

Аның алдыннан җыелучыларга Русия Президенты киңәшчесе Владимир Толстой Владимир Путинның сәламләү телеграммасын укыды.
"Кадерле дуслар!
Сезне истәлекле дата – Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу белән котлыйм. Мостай Кәрим күренекле шагыйрь, язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе һәм мәгърифәтче, көчле, киң күңелле кеше иде. Аның туган Башкортстанына, якташларына, аларның гореф-гадәтләренә ихлас, эчкерсез мәхәббәт белән сугарылган илһамлы иҗаты тынычлык, игелек һәм гаделлек идеалларына, күпмилләтле Ватаныбыз бердәмлегенә дан җырлады.
Мостай Кәрим мирасы замандашларына зур йогынты ясады, бай тарихи, мәдәни, рухи казанышыбызның аерылгысыз өлешенә әверелде.
Шагыйрь истәлегенә багышланган тантаналы чаралар Уфада аның талантын сөючеләрне берләштерер, Русия милли әдәбиятларының күркәм традицияләрен саклап калырга ярдәм итәр, дип ышанам. Сезгә тик яхшылыклар гына телим",- диелә анда.
Кичәдә "Мостай" документаль фильмы күрсәтелде. Ул "Мастерская" кинокомпаниясе тарафыннан Мостай Кәрим фонды ярдәме белән төшерелгән.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/vladimir-putin-mostay-k-rim-k-chle-ki-k-elle-keshe-ide/
#ВладимирПутин
Читайте нас: