Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 октябрь 2019, 19:17

Владимир Путин Ангела Меркель белән телефон аша сөйләште

Германия ягы инициативасы белән Владимир Путинның Германия Федератив Республикасының федераль канцлеры Ангела Меркель белән телефон аша сөйләшүе булды.

Украинадагы хәл турында фикер алышканда Минскиның «чаралар комплексы» нигезләмәләрен һәм «норманд форматындагы» очрашулар барышында ирешелгән килешүләрне тайпылышсыз үтәү мөһимлеге расланды.
Чираттагы «Норманд дүртлеге» саммитын үткәрү мөмкинлегенә килгәндә, ул төгәл нәтиҗәләр белән җентекләп әзерләнергә тиеш.
Сүриянең төньяк-көнчыгышындагы хәл каралды. Русия Президенты ассызыклаганча, Сүрия Гарәп Республикасында тотрыклылыкка ирешү илнең бердәмлеге һәм территориаль бөтенлеге принципларын хөрмәт итү нигезендә генә мөмкин. Шул ук вакытта Сүрия халкының һәр этноконфессиональ төркеме мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/Vladimir-Putin-Angela-Merkel-bel-n-telefon-asha-s-yl-shte-2444/
#ВладимирПутин
Читайте нас: